Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда 34 учреждение яшьләр сәясәте өлкәсендә эшчәнлек алып бара

Яшьләр үзәкләрендә өстәмә белем бирү мөмкинлекләре турында матбугат конференциясендә яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Чаллыда 34 учреждение яшьләр сәясәте өлкәсендә эшчәнлек алып бара, шуларның дүртесе - эре яшьләр үзәкләре.

«Нур» яшьләр үзәге - Татарстан Республикасында студентлар өчен иң эре яшьләр үзәкләренең берсе. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше - шәһәрнең студентлары белән эшләү, шулай ук шәһәрнең иҗтимагый берләшмәләре һәм учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү.

«Нур»да бик креатив резиденция – арт-студия бар, ул кием дизайнерларын, рәссамнарны үз эченә ала. Ит-студия актив эшли. 2020 ел ахырында без киберспорт буенча онлайн форматта зур Республика Фестивале уздырдык. Аны бөтен республика күзәтте. Яшьләр Counter-Strike уйныйлар һәм шул ук вакытта анализларга, стратегик фикерләргә өйрәнәләр. Биергә теләгәннәр өчен Milk&Honey студиясе эшчәнлеген алып бара. Диджеингның кызыклы студиясе бар, анда тавышны яздырырга мөмкин һәм видеоязмалар ясарга була. Клип төшерергә, җырыңны яздырырга телисең икән, «Нур»га килергә кирәк», - дип чакырды Айзат Мәхмүтов.  

Яшьләр үзәгендә "Беренче курс студенты көне", "Студентлар язы", "Ел студенты" һәм яшьләр арасында башка бик күп популяр чаралар уздырыла.

«Шатлык» яшьләр үзәге – ул яшьләр иҗади проектларын гамәлгә ашыру өчен урын. Биредә «Гран-При» берләшмәсенә керүче «Энергия» хореография студиясе эшчәнлеген алып бара. Контент-мейкерлар өчен воркшоп буенча лабораторияләр бар. «Бу безнең яшьләр үзләштерә торган яңа заманча һөнәр», - дип аңлатты идарә башлыгы. Моннан тыш, гаилә клубы – Family Club бар, анда яшь гаиләләр килә. Яшьләр белән эшләү белгечләре алар өчен төрле мастер-класслар үткәрәләр.

«Заман» яшьләр үзәге - эшләүче яшьләрне җәлеп итү үзәге булып тора. Үзәктә Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы оештырылды, ул түбәндәге чаралар үткәрә: эшче яшьләр спартакиадасы; эшче яшьләр КВНы; эшче яшьләр арасында Абруй Кубогына интеллектуаль уеннар; ел саен үткәрелә торган «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенең иң яхшы яшь хезмәткәре» конкурсы һәм башкалар.

«Яр Чаллыда «Орион» яшьләр үзәге бар, ул бүгенге көндә республикада волонтерлар хәрәкәтенең иң зур үзәге булып тора. Без 2022 елга шәһәр волонтерлык программасын әзерлибез һәм безнең барлык волонтерлар да әлеге программа кысаларында эшләячәк. Сез волонтерның кем икәнен яхшы аңлыйсыздыр, ул – үз ихтыяры белән теге яки бу эшләрне башкара торган кеше. Пандемия чорында яки башка катлаулы моментларда без волонтерларыбыз турында шунда ук искә алабыз. Бүгенге көндә шәһәребездә ике мең ярымнан артык волонтер яши. Бу муниципаль программа төрле ведомстволар волонтерларын бер штабта берләштерәчәк. «Орион» шәһәрдә үткәрелә торган барлык волонтерлык чараларның координаторы булачак», - дип хәбәр итте Айзат Мәхмүтов, әлеге үзәкнең экологик проектлар белән дә, дронорейсинг белән бәйле заманча проектлар белән дә шөгыльләнүен билгеләп үтте. «Октябрь аенда Гренада паркында Бөтенроссия Дрон фестивале үткәрергә планлаштырабыз», - дип өстәде ул.

Чаллыда төрле юнәлештәге 54 бушлай түгәрәк эшли.

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр