Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда 37 градус эсседә бала машина эчендә бикләнеп кала

Чаллыда яшәүче хатын өч яшьлек кызны автомобильнең арткы утыргычында булган балалар кәнәфиенә утырта һәм ишекне яба.

Әмма хатын руль артына утырырга өлгермәгән — машина бикләнә. Шул ук вакытта машинаның ачкычлары салонда калган. Ә бала 37 градуслы челләдә машина эчендә бикләнеп калган.

Бәхеткә, яннарыннан Росгвардия экипажы узып барган. Хатын хокук сакчыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, тегеләре кул астындагы чаралар ярдәмендә машинаның ишеген ачкан. Кызга су эчерткәннәр, медицина ярдәме кирәк булый.

 

Бу хәл пабликаларда фикер алышу предметы булды.

«Машина кызганыч иде, ә бала-юк? Кирпич алып, ишек ача алмасаң, пыяланы ватырга иде!»;

«Ә ни өчен полиция хезмәткәрләренең турыдан-туры бурычларын, кешегә ярдәм иткән очракта, батырлык буларак күрсәтәләр?»;

«Росгвардия «рейтингын күтәрергә омтылалар»;

«Ә алар янәшәдә булмаса? Шәһәр буйлап йөгереп йөрер идеңме? Машина тәрәзәсен үзеңә ватып булмады? — дип язалар татарстанлылар.

Чыганак: Вечерняя Казань

Фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев