Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда 48 комплекс йортында шартлау барышында зыян күрүчеләр белән очрашу узды

Җыелыш оештырылган мәктәпкә 48/20 йортының 10, 11, 12 подъездларында яшәүчеләр килде. Исегезгә төшерәбез, иң нык зыян әлеге подъездларга туры килгән.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев хәбәр иткәнчә, йорт территориясендә хәзерге вакытта Тикшерү комитеты белгечләре эшли, шуңа күрә йортны инструменталь-техник бәяләү үткәрелмәгән әле. Күзәтчелек органнары чаралары төгәлләнгәннән соң, төзүчеләр һәм экспертлар йортның торышын техник тикшерүгә керешәчәкләр.
Беренче минуттан ук, чит кешеләр территориягә уза алмасын өчен, йорт полиция һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан саклауга алынды.
Илья Зуев билгеләп үткәнчә, төзүчеләр йортны торгызу буенча максималь нәтиҗәле эшләргә әзер. Ул йортта яшәүчеләргә милекнең исемлеген төзү яки шартлаудан (мәсәлән, йорт янында калдырылган автомобильләр) килгән зыянны бәяләү йомышы белән мөрәҗәгать итте.
«Бер мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмас өчен, район хакимияте, шәһәр Башкарма комитеты көндәлек режимда эшли, - дип билгеләп үтте Илья Зуев. - Сорауларыгыз булса, шунда ук аларны хәл итү өчен кайнар линия телефонына (8-927-450-35-25) мөрәҗәгать итегез».
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр мэры йөкләмәсе буенча халык өчен ярдәм чаралары оештырылды: вакытлыча яшәү урыны билгеләнде, укучыларга өстәмә дәреслекләр комплекты бирергә вәгъдә иттеләр. Хәзер зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен беренче чиратта кирәкле әйберләр исемлеге төзелә, исәп-хисап счеты ачылды. Йортта яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, ярдәм турында бер генә үтенечне дә читтә калдырмас өчен, мессенджерда чат ясалачак.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига