Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда «Аңлый торган укытучы - 2021» конкурсына йомгак ясадылар

Чаллының 68 мәктәбендә «Аңлый торган укытучы - 2021» шәһәр конкурсы үткәрелде. Быел конкурста 562 педагог катнашты.

Мәктәп советлары активистлары социаль челтәрләрдә дә, мәктәпләрдә дә тавыш бирү оештырдылар. 12 нче мәктәптә яшь белгеч – тарих укытучысы Альберт Баһабиев аңлый торган укытучы булды, ул әлеге мәгариф учреждениесендә бер ел эшли. Ә 20 нче мәктәптә иң күп тавышны 45 еллык педагогик стажы булган башлангыч сыйныф укытучысы Людмила Мифтахова җыйды.
30 нчы мәктәптә ике ел рәттән укучылар һәм аларның әти-әниләре туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлнара Әминова өчен тавыш бирә.
Конкурста яңа гимназияләр укытучылары да катнашты. Бу мәктәпләрдә җиңүне тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары яулады. 59 нчы «Адымнар» гимназиясендә Аида Кирушина, ә 14 нче гимназиядә Лилия Закирова җиңде.
Быел мәктәп этапларында җиңүчеләр автомат рәвештә шәһәр конкурсында җиңүчеләр дип табылды. Шәһәрнең 68 аңлый торган укытучысы арасында башлангыч сыйныф укытучылары, физкультура укытучылары, технология укытучылары, тел белгечләре һәм математика укытучылары, тарихчылар, шулай ук педагог-оештыручылар һәм педагог-психологлар бар.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: абитуриент мобиль кушымта аndroid мәгариф уку вуз