Яр Чаллыда «Аңлый торган укытучы» конкурсы башланды
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда «Аңлый торган укытучы» конкурсы башланды

Шәһәр мәктәпләрендә «Аңлый торган укытучы» конкурсы старт алды. Конкурс «Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырыла.

Анда мәктәптә эшләүче һәр укытучы катнаша ала. Тавыш бирү мәктәп укучылары һәм ата-аналар арасында үткәреләчәк. Иң күп тавыш җыйган укытучы мәктәпнең иң «Аңлый торган укытучы» исеменә лаек булачак. Быел мәктәп этабында җиңүчеләр автомат рәвештә шәһәр конкурсында җиңүчеләр булалар. Шәһәрдә барлыгы 68 укытучы сайланачак. Конкурста кемнәр катнашканын мәктәп сайтларында һәм аларның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында белергә мөмкин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев