Яр Чаллыда арбалет тотып урам буйлап йөри торган ир-атны тоткарлыйлар
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда арбалет тотып урам буйлап йөри торган ир-атны тоткарлыйлар

Ул исерек хәлдә була.

Бүген Чаллы урамнарында арбалет тоткан ир-атны күреп алалар. Шаһитлар сүзләренчә, аның исерек булуы ачыкланган. 
Полиция хезмәткәрләре, Чаллы кешесен күреп, аннан коралын алганнар, тикшергәннәр һәм полиция машинасына утыртканнар. Ул полицейскийларга ниндидер каршылыклар күрсәтмәгән.
Тоткарлау мизгелен җәмәгать эшлеклесе Зөлфия Хәмидуллина камерасына төшереп алган.

Видеоны түбәндәге сылтамага басып карый аласыз: https://youtu.be/G7k9lRy9J6A

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңалыклар

Нет комментариев