Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдиновка мемориаль бюст ачылды

Яр Чаллыда Батырлык ордены кавалеры, Чечняның Аргун тарлавыгында 76 нчы гвардия Псков һава-десанты дивизиясе 104 нче парашют-десант полкының 6 нчы ротасы составында 2000 елның 1 мартында геройларча һәлак булган Дмитрий Бәдретдиновка мемориаль бюст ачу тантанасы булды.

Яр Чаллыда Батырлык ордены кавалеры, Чечняның Аргун тарлавыгында 76 нчы гвардия Псков һава-десанты дивизиясе 104 нче парашют-десант полкының 6 нчы ротасы составында 2000 елның 1 мартында геройларча һәлак булган Дмитрий Бәдретдиновка мемориаль бюст ачу тантанасы булды. Бюстны герой укыган 46 нчы мәктәп территориясендә урнаштырдылар. Башкарма комитет карары белән әлеге мәктәпкә Дмитрий Бәдретдинов исеме бирелде.

Тантаналы чарада Яр Чаллы шәһәре Хакиме Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы хәрби комиссары  Сергей Погодин, «ТРАрмия, авиация һәм флотка ярдәм күрсәтү ирекле җәмгыяте» региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең идарә рәисе Дамир Динниуллов, Татарстан Республикасы Десантчылар берлеге һәм башка иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Чарага һәлак булган солдатларның аналары да чакырылган иде.

 

 

«Бүгенге вакыйга – 46 нчы мәктәп өчен генә түгел, ә бәлки Яр Чаллы шәһәре һәм бөтен республика өчен дә мөһим тарихи вакыйга.20 ел элек Төньяк Кавказдаүткәрелгән контртеррористик операция вакытында безнең якташыбыз Дмитрий Бәдретдинов 6 нчы ротадан үзенең сугышчан иптәшләре белән Аргун тарлавыгын саклау буенча сугышчан бурычын үтәгәнУл 19 яшендә батырларча һәлак булган... Егет үзенең хәрби бурычын үтәп, туган иленә, хәрби антына тугры калган һәм без бүген шатланып, тыныч җир йөзендә яшәсен өчен үз гомерен биргән», – диде Наил Мәһдиев.

 

 

Дмитрий Бәдретдиновның мемориаль бюстын Аргун тарлавыгында десантчылар батырлыгының 20 еллыгы уңаеннан федераль проект кысаларында ачтылар. 6 нчы рота сугышчылары истәлегенә Россиядә барлыгы 75 һәйкәл куелачак. Ул вакытта 90 десантчының 84е һәлак була. 

 

 

«Гвардия Псков һава-десанты дивизиясенең 6 нчы ротасы сугышчылары, япь-яшь егетләрнең коллектив батырлыгы бу. Илебез ПрезидентыВладимир Путин барлык сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү турындагы указга кул куйды», – диде Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов.

 

 

Дмитрий Бәдретдинов 1980 елның 23 маенда туган. Гаиләләре белән Яр Чаллыга күчеп килгәннәр.Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул бизнес мәктәбенә укырга керә, аны 1997 елның июнендә тәмамлап, берьюлыике - «ЭВМ операторы» һәм «Кече предприятиедә бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре алып чыга. Армиягә кадәр ремонт-механика заводында слесарь-җыючы булып эшли. 1998 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чакырыла.Башта 76 нчы гвардия Псков һава-десанты дивизиясе 104 нче парашют-десант полкының 4 нче, аннары 6 нчы ротасында хезмәт итә. Дмитрий Армиядән кайткач институтның юридик факультетына укырга керергә планлаштырган була.Тик планын тормышка ашыру насыйп булмый. Дмитрий Бәдретдинов2000 елның 1 мартында Чечняның Шатойск районындагы Аргун тарлавыгында76 нчы гвардия һава-десанты дивизиясе (Псков) 104 нче парашют-десант полкы2 нче батальонының 6 нчы ротасы составында көчләр тигезбулмаган сугышта һәлак була. Дмитрий БәдретдиновЯр Чаллының Орловка зиратындагы Дан аллеясында күмелгән. Дмитрий Бәдретдиновның исеме «Ватан-Ана»мемориаль комплексының гранит плитәсенә уелып язылган.

Герой истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

 

 

Тантаналы чарада шулай ук Дмитрий Бәдретдиновның кызы Диана Березинада катнашты.

 

 

Чара кадетларның тантаналы маршы һәм Дмитрий Бәдретдинов бюстына чәчәкләр кую белән тәмамланды.

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38901

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев