Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Бөтендөнья Йөрәк көне билгеләп үтелә

29 сентябрьдә Бөтендөнья Йөрәк көне билгеләп үтелә.

29 сентябрьдә Бөтендөнья Йөрәк көне билгеләп үтелә. "Әлеге дата кысаларында Яр Чаллыда сәламәтлек декадасы узачак. Бу чара бик әһәмиятле. Чөнки йөрәк-кан тамырлары авырулары - кеше үлеменә китерүче төп сәбәпләрнең берсе, шуңа күрә бу авыруга каршы көрәш сәламәтлек саклауның мөһим проблемасы булып тора", - дип хәбәр итте бүген журналистларга Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш кардиологы Наилә Станиченко.

Спикер сүзләренә караганда, йөрәкнең иң киң таралган авыруы булып ишемик авыру - коронар кан тамырларына зыян килү тора. Аларның тараюы кислород һәм туклыклы матдәләрне йөрәк мускулына тапшыруны кыенлаштыра. Миокард инфаркты кебек кискен халәтләр дәвалауга яхшы бирелә. "Яр Чаллыда һәм Татарстанда бу авыруның үлем күрсәткечләрен киметү буенча яхшы күрсәткечләр җитәрлек. Йөрәк авыруларын профилактикалау мөһим мәсьәлә булып тора. Без йогынты ясый алырлык факторлар да бар. Андыйлар арасында стресска чыдамлык, тазару, кан басымының югары булуын атарга мөмкин. Кан басымының күтәрелүенә килгәндә, аны көнгә ике тапкыр үлчәү кирәк", - дип билгеләде кардиолог.

Наилә Станиченко хәбәр иткәнчә, 25 нче сентябрьдә Яр Чаллыда 4 нче һәм 6 нчы поликлиникалар базасында алда әйтеп үтелгән факторларның булу-булмавын ачыклау буенча скрининг-тикшерү оештырылачак. Анда теләгән һәр чаллылы килеп тикшерү уза ала. Биредә канда шикәрне һәм холестерин дәрәҗәсен ачыклауга анализ тапшырырга, белгечнең квалификацияле консультациясен алырга мөмкин булачак. «Бу мөрәҗәгать беркетелү урынына бәйле түгел. Үзең белән паспорт һәм медицина полисы булу да җитә. Тикшерү түләүсез, поликлиникалар 8:00дән кабул итә башлаячак. Сәламәтлекне тикшерү профилактик медицина кабинетларында узачак. Безнең бурыч – үлемгә китерүче кискен коронар халәтләрне кисәтү», - дип ачыклык кертте Наилә Станиченко.

 

 

http://nabchelny.ru/news/38026

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев