Яр Чаллыда Chelny open-2021 шахмат турниры төгәлләнде
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Chelny open-2021 шахмат турниры төгәлләнде

"Этюд" спорт мәктәбендә узган "Chelny open - 2021" регионара шахмат турниры төгәлләнде.

Яшь төркемнәрендә һәм ачык турнирда стартка Россия Федерациясенең 7 төбәгеннән 170 шахматчы чыкты. Татарстан Республикасы вәкилләреннән тыш, җиңү яулау өчен Мәскәү, Дагыстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Марий Эл Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе шахматчылары көч сынашты.

Призерлар һәм җиңүчеләр, яшь категорияләренә карап, медаль-кубоклар белән бүләкләнделәр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт шахмат

Нет комментариев