Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда чыгарылыш кичәләре башланды

Яр Чаллыда чыгарылыш кичәләре башланды.

Яр Чаллыда чыгарылыш кичәләре башланды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейны тәмамлаучылар хөрмәтенә оештырылган тантанада булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга шулай ук шәһәр Советы депутаты Олег Николаев та килде.

2019 елда лицейдан 130дан артык чыгарылыш сыйныф укучысы укуларын тәмамлый: «Сез урта балга ирештегез, биш ел буена башка чыгарылышлар арасында күрелмәгән нәтиҗә күрсәттегез. Без сезнең белән горурланабыз, кадерле укучыларыбыз. Бүген без педагогларыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, чөнки нәкъ менә алар сезгә мондый нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирделәр. 26 медаль иясе, 18 кеше БДИ нәтиҗәләре буенча 98 һәм аннан да югарырак баллга ия», – дип белдерде сәхнәдән уку йорты директоры Зоя Редько.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шулай ук укытучыларның, директорның һәм ата-аналарның бәяләп бетергесез өлеш кертүен билгеләп үтте: «Балаларының барлык җиңү шатлыкларын, уңышсызлыклар ачысын әти-әниләр, педагоглар белән бергә үз җилкәләрендә татыдылар, борчылдылар, дулкынландылар. Балалары шундый нәтиҗәләргә ирешсен өчен бар көчен куюлары, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләүләре өчен әти-әниләренә, әби-бабайларына рәхмәт белдерәсем килә», – дип котлады шәһәр башлыгы. – Әйе, ата-аналар ягыннан ярдәм булды, безнең хөрмәтле педагоглар бүгенге чыгарылыш укучыларына белем бирү өчен барысын да эшләде, әмма сезнең тырышлыктан башка көндәлек уңышлар булмас иде, хөрмәтле укучылар. Сез булдырдыгыз!».

Уку еллары истәлегенә барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да балдаклар алды.Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллыда быел 1 910 укучы унберенче сыйныфны тәмамлый.

 

http://nabchelny.ru/news/37042

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев