Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә

Матбугат конференциясе барышында Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, хуҗалык итүче субъектларда эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә.

Сәнәгать предприятиеләре, сәүдә челтәрләре, җәмәгать туклануы предприятиеләре, медицина учреждениеләре тикшерелә.

«Бер атна эчендә 21 объект тикшерелде. Шуларның дүртесендә закон бозу очраклары ачыкланды. Әйтик, «Домкориндустрия» предприятиесендә эпидемиягә каршы режим тулы күләмдә оештырылмаган, монда җиһазлар һәм эш урыннары дезинфекцияләнми, һаваны зарарсызландыру җиһазлары кулланылмый. Шулай ук эшкә килгән йогышлы авырулар билгеләре булган затларны ачыклау буенча эш оештырылмый. Шуңа бәйле рәвештә, вазыйфаи затка административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, материаллар Чаллы шәһәр судына җибәрелде», - диде ул.
Мондый хокук бозулар «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» компаниясендә, «Солнышко» социаль үзәгендә, «Дентал Форте Престиж»да теркәлгән.
Илгизәр Бариев билгеләп үткәнчә, вакцинация темпларын арттыру буенча эш дәвам итә. Шәһәрдә коронавирустан дүрт вакцина бар: «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак»), «Спутник Лайт», «КовиВак», «ЭпиВакКорона».

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус