Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Якынлашып килүче төзүчеләр көне уңаеннан Яр Чаллыда Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Бөек төзүчене искә алырга шәһәрнең һәм КАМАЗның беренче төзүчеләре, төзелеш тармагы ветераннары, төзелеш оешмалары җитәкчеләре, төзелеш колледжлары студентлары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм шәһәр җитәкчелеге җыелды.
Тантаналы чарада «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Чараны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Ул җыелган кунакларга танылган төзүченең хезмәт батырлыгы турында тагын бер кат искә төшерде.
Исегезгә төшерәбез, Евгений Батенчук – Татарстан АССРның һәм Якутск АССРның, РСФСРның Атказанган төзүчесе, Яр Чаллы шәһәренең шәрәфле ватандашы, күп кенә орден һәм медальләр кавалеры. Ул «Камгэсэнергострой»ның беренче җитәкчесе, ул аны чирек гасыр дәвамында, 1971-1996 елларда, үсешкә этәрә. Кама территориаль-сәнәгать комплексын булдыру, заманча автомобиль индустриясе гигантын тулы куәтенә эшләтеп җибәрү - аның төп казанышы. 1981 елда әлеге төзелеш өчен Евгений Батенчук Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. 
- Заманнар, кешеләр, иҗтимагый-сәяси төзелеш үзгәрә, әмма үзгәрешсез бер нәрсә кала: шәһәр төзелә икән, димәк шәһәр яши!  - диде шәһәр мэры һәм Чаллы төзүчеләренә рәхмәт белдерде. 

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм