Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда фин-угыр халыклары фестивале узачак

21 сентябрьдә «Азатлык» мәйданында ТР фин-угор халыкларының «Без бер агач тармаклары» дигән V фольклор фестивале узачак.

21 сентябрьдә «Азатлык» мәйданында ТР фин-угор халыкларының «Без бер агач тармаклары» дигән V фольклор фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар-Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе һәм «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

Сәхнәдә чаллылылар һәм шәһәр кунаклары бөтен Татарстаннан килгән иҗади фольклор коллективларның иң яхшы номерларын күрәчәк. Алар җыр һәм бию мәдәниятен, мордва, мари һәм удмурт халыкларының традицион йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итәчәк. Фестиваль программасында сувенир продукциясе күргәзмәсе һәм зур Пилмән фестивале оештырылган. Фестивальнең һәр кунагы тәмле бүләкләр уйнатуда катнашачак. Чараныңтөп призы – еллык он запасы.

 

«Без бер агач тармаклары» фестивалендә Удмуртия Республикасыннан «Айкай» дәүләт фольклор җыр һәм бию театры, Марий Эл Республикасыннан Дәүләт филармониясенең халык җырлары ансамбле, Мордовия Республикасыннан «Торама» фольклор ансамбле кунак булачак. Фестиваль 2016 елдан «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасына кертелде.

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/37955

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев