Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Haier заводы төзелешенә беренче таш салынды

Бүген Яр Чаллыда кер юу машиналары заводының беренче ташын кую - Россиядә Haier индустриаль паркының беренче фазасын тормышка ашыру тантанасы узды.

Кер юу машиналары җитештерү буенча төзеләчәк әлеге югары технологияле заводның инвестициясе 3 млрд  90 млн сумны тәшкил итә. Аның мәйданы - 29 000 кв.м.
Әлеге завод 2019 елда ачылгач, кер юу машиналары Яр Чаллыдан Россия буенча гына түгел, БДБ һәм Европа илләренә дә җибәреләчәк.
Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрид Әбделганиев, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Кытай  Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы У Инцинь, Haier Electrical Appliance Industry Group корпорациясенең вице-президенты Шу Хай һәм Европадагы Haier корпорациясе генераль директоры Янник Фиерлинг һәм башкалар катнашты.
Наил Мәһдиев белдерүенчә,  Яр Чаллы шәһәренең Haier белән уртак уңыш тарихы бар. 2016 елдан Яр Чаллыда суыткычлар җитештерү заводы эшли, андаюгары технологияле җиһазларда яхшы хезмәт шартлары белән 600 чаллылы хезмәт куя. Биредә хезмәт хакы да югары дәрәҗәдә.

 

 

Россия Федерациясе җитәкчелеге, республикабызның хөрмәтле президенты Рөстәм Нургалиевич, шулай ук Haier кампаниясенең изге нияте белән, бу тарихны без яңа продукция, яңа эш урыннары белән тормышка ашырырга планлаштырабыз. Бу һичшиксез  шәһәр атмосферасына, шул исәптән,югары мәшгульлек, лаеклы хезмәт хакына уңай йогынты ясаячак”, – дип белдерде шәһәр Башлыгы, ачылу тантанасында.  
Яңа заводның үзенчәлеге - югары технологияле җиһазлар һәм заманча технологияләр белән тәэмин ителүдә. Заводның проект егәрлеге елына  ярты миллион кер юу машинасы җитештерүне тәшкил итә, 385 эш урыны булдырылачак. «Хайер Лаундри Машин РУС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең  генераль директоры Сунь Гуйвэй булачак. 
Haier, сәнәгать объектларыннан кала, Яр Чаллыда үз ихтыяҗлары өчен логистика комплексы һәм R&D-үзәк (НИОКР) төзиячәк, анда Россия базары өчен яңа махсус модельләр җитештереләчәк. Моннан тыш, заманча Haier индустриаль паркы территориясендә бизнес-үзәк, спорт комплексы, медицина үзәге, магазин һәм хезмәткәрләр өчен тулай торак урнашачак.
Предприятиенең чираттагы проект фазалары аш бүлмәсе җиһазлары, суыткыч, телевизион җиһазлар, шулай ук чимал һәм тулы комплектлы җиһазлар белән тәэмин итүче заводлар булачак. Шул исәптән штамповкалы  детальләр, пластик һәм пенопласт детальләр чыгару эшен җайга салу планлаштырыла. Haier корпорациясе индустриаль парк үсешенә үзенең 100% капиталын җәлеп итә. Индустриаль парк төзелеше Haierның  тулысынча барлык  дөнья стандартларына туры киләчәк.
2017 елның маенда Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев кер юу машиналары департаменты өчен җаваплы Haier вице-президенты Шу Хай әфәндегә шәһәрнең сәнәгать зонасында сәнәгать мәйданы оештыру өчен җир участогы тәкъдим иткән иде. Тәкъдим Кытай җитештерүчеләре тарафыннан кабул ителде. Соңрак Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Haier индустриаль паркы Яр Чаллыга Кытай Халык Республикасыннан көнкүреш техникасы җитештерүче башка компанияләрне дә җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.
2017 елның 14 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Яр Чаллы шәһәре мэры һәм Haier корпорациясе тарафыннан Яр Чаллыда югары технологияле индустриаль парк төзелеше турында өч як катнашындагы Килешүгә кул куелган иде.

 

http://nabchelny.ru/news/32024

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев