Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе - 2021» конкурсы башланды

Яр Чаллы, Менделеевск, Әгерҗе һәм Минзәлә районнарында «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе – 2021» дигән конкурс старт алды, аның инициаторы - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.

«Иң яхшы укытучыларны халык үзе сайлый. Аны үткәрү идеясе 2014 елда Чаллы укучылары белән очрашудан соң барлыкка килде, һәм шул вакыттан бирле проект барыбызны да яраткан укытучыларына рәхмәт белдерү максаты белән берләштерә. Укучылар һәм аларның әти-әниләре, эш буенча хезмәттәшләре конкурста катнашу өчен сыйныф җитәкчесен тәкъдим итәләр, аннан соң тавыш бирү барышында иң яхшы сыйныф җитәкчесе билгеләнәчәк. Мин сезне, кадерле якташлар, үз укытучыларыгызны тәкъдим итәргә, аларга рәхмәт сүзләрен кызганмаска, мәктәп еллары турында җылы хатирәләр белән уртаклашырга һәм биргән белемнәре, мәхәббәтләре өчен рәхмәтләрегезне белдерергә чакырам», – дип мөрәҗәгать итте Әлфия Когогина округ халкына.
Бәйге инде традициягә әверелде, быел аның старты Укытучылар көненә туры китерелгән. Проект шәһәр һәм район газеталары ярдәмендә тормышка ашырыла: «Челнинские известия» – Яр Чаллыда, «Менделеевские новости» – Менделеевск районында,«Агрызские вести» – Әгерҗе районында, «Мензеля»– Минзәлә районында.
Ел саен Әлфия Когогина җиңүчеләргә Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатларын һәм 35 мең сум күләмендә исемле премияләр тапшыра.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көненә