Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда җинаятьчелек дәрәҗәсе кимү күзәтелә

Чаллы полициясе хезмәткәрләре 2018 елның тугыз аендагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

Шәһәрдә җинаятьчелек дәрәҗәсе кимү динамикасы дәвам итә. 100 мең кешегә җинаятьчелек дәрәҗәсе 724,9 җинаять тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10,9% ка кимрәк. Барлыгы 3860 җинаять теркәлгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, бу соңгы унике ел эчендә иң түбән күрсәткеч.

Аңлы рәвештә кеше үтерү, сәламәтлеккә зыян китерү, көчләү, талау кебек авыр очраклар буенча җинаятьләрне ачу 100 процентны тәшкил итә. Талау, урлашу, автомотранспорт урлау буенча җинаятьләр дә тулысынча ачылган. Полиция хезмәткәрләре оператив-хезмәт эшчәнлегендә «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексын актив кулланалар, аңа дүрт мең ярымга якын камера тоташтырылган. Наркотик кулланучылар җыелган дүрт притон юк ителгән. Коррупция юнәлешендәге җинаятьләр күбрәк ачыкланган – 37. Аларның 35е – ришвәтчелек, 2се-хезмәт вазифаларыннан файдалану белән бәйле. Авыр һәм аеруча авыр коррупцион җинаятьләр кылган өчен 11 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

Күрсәтелгән чорда муниципаль хезмәткәрләр (ОПОП башлыклары һәм аларның ярдәмчеләренә) тарафыннан 5610 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Барлыгы тугыз миллион сумнан артык штраф салынды.

Полиция хезмәткәрләре меңнән артык чара уздырган, алар нәтиҗәсендә миграция законнары өлкәсендә 1432 административ хокук бозу ачыкланган. Өч миллион сумга якын административ штрафлар салынган. Чит ил гражданнарын исәпкә кую белән бәйле 37 очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Закон бозучыларга карата чит ил гражданнарын ил территориясенә кертүне тыю турында 269 карар кабул ителгән, 95 мигрант депортацияләнгән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең өстенлекле бурычлары арасында шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, иң беренче чиратта юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны кимү дә бар. 2018 елның тугыз аенда автокалада үлем белән тәмамланган 10 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлгән (2017 елда 13 кеше һәлак булган). Авариянең төп төрләре - билгеләнгән тизлекне арттыру, маневрлау кагыйдәләрен бозу һәм башкалар.

 

http://nabchelny.ru/news/34049

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев