Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре башланып китте

Яр Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре башланып китте. 4/08 йорты янындагы чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов катнашты.

"Сезнең бу бәйрәмгә килергә вакыт табуыгыз бик сөендерә. Чөнки кайда яшәүгә һәм вакытыбызны ничек үткәрүгә битараф булмау – иң мөһиме", - дип сәламләде җыелучыларны Башкарма комитет җитәкчесе.

 

 

 Моннан тыш, бүген биредә республика гранты буенча урнаштырылган балалар мәйданчыгы ачылды, аны ТИҮ откан иде.

 

 

 

Үзәк район хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов сөйләгәнчә, район территориясендә 29 территориаль иҗтимагый үзидарә теркәлгән: "Быел, грантларда катнашып, безнең районның территориаль иҗтимагый үзидарәләре өстәмә рәвештә 4 миллион 931 мең сум акча җәлеп иткән. Ә соңгы биш елда-30 миллион сумнан артык", - дип билгеләп үтте ул.

 

 

Фото һәм чыганак:  Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев