Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда IV чакырылыш Шәһәр Советының IX утырышы узды

Шушы көннәрдә онлайн форматта Шәһәр Советы утырышы узды, көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән иде. Ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә узды.

Утырыш башында депутатлар муниципаль берәмлек хакиме тәкъдим иткән Контроль-хисап палатасы рәисе кандидатурасын расладылар. Бу вазифага янә Татьяна Шливе билгеләнде.
Алга таба депутатлар бюджетның үзгәртелгән параметрларын расладылар, алар аның буенча элегрәк комиссияләрнең уртак утырышында фикер алышканнар иде.  
Мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Шәһәр Уставына, Депутат статусы турындагы нигезләмәгә һәм Шәһәр Советының даими комиссияләре турындагы нигезләмәгә кертелә торган үзгәрешләр турында сөйләде. Бу федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары кабул ителүгә бәйле рәвештә эшләнелә дип аңлатты.
Шулай итеп, Шәһәр Уставы белән халыкка ачык тыңлаулар үткәрү турында шәһәрнең рәсми сайтында мәгълүмат урнаштыру юлы белән алдан хәбәр итү күздә тотыла. Документка чит ил гражданлыгы булуга бәйле рәвештә муниципаль вазыйфалар өчен чикләүләргә кагылышлы редакцион төгәллекләр кертелә. Башкарма комитет компетенциясе биологик куркынычсызлык һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә вәкаләтләр белән тулыландырыла. Шәһәрнең Контроль-хисап палатасы эшчәнлеген хокукый җайга салуга үзгәрешләр кертелә. Гамәлдәге законнар нигезендә, барлык үзгәрешләр дә агымдагы елның 10 сентябрендә узган ачык тыңлауларда каралды.
Участок сайлау комиссияләре составына үзгәрешләр кертелде. Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова тәңгәл рәвештә 2825 һәм 2826 нчы участокларның яңа составына 9 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Тимофеева һәм «ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге методисты Альбина Касыймова кертелүен хәбәр итте.
Моннан тыш, депутатлар Муниципаль контроль турындагы кайбер нигезләмәләргә кертелгән үзгәрешләрне расладылар, аларны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев җиткерде. Ул шулай ук шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә кертелә торган үзгәрешләр турында сөйләде. Атап әйткәндә, товарны, төрелмәләрне, чүп-чарны төзекләндерү элементларына һәм якын-тирә территориягә туплау, билгеләнгән тәртипне бозып, стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру, тротуарларны, җәяүлеләр юлларын, газоннарны, төзекләндерү элементларын транспорт керү юллары өчен куллану тыела.
Шулай ук көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48/20 йортында авария-торгызу эшләре үткәрү һәм халыкка ярдәм күрсәтү турында фикер алыштылар.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш

2
X