Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда «КАМАЗ» призларына Бөтенроссия турниры башланды

Яр Чаллы шәһәрендә 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча «КАМАЗ» ААҖ призларына ХХXV шәхси - команда традицион турниры, Машина төзүчеләр көненә һәм турнирга нигез салучы, Советлар Союзының спорт мастеры Михаил Климов истәлегенә багышланган, шулай ук дзюдо буенча «Татарстанның барлык йолдызлары» XXVIII команда традицион турниры старт алды.

«Олимпия» спорт комплексында Россиянең 25 регионыннан 200дән артык дзюдочы катнашында Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы узды. Ярышлар ике көн дәвамында егетләр арасында тугыз авырлык категориясендә һәм кызлар арасында тугыз авырлык категориясендә узачак.
Турнирның дәрәҗәле кунаклары арасында Башкарма комитетның физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, Дзюдо буенча ТР җыелма командасы баш тренеры, Россиянең атказанган тренеры, атказанган спорт мастеры Владимир Драчко, «КАМАЗ» ААҖнең Казандагы вәкиллеге директоры, халыкара класслы спорт мастеры Альхат Зайнутдинов, «Чаллы су каналы» генераль директоры Владислав Гаврилов бар иде.
Шулай ук ярышларда дзюдо ветераннары, танылган спорт мастерлары: Рафаил Хәмидуллин, Айрат Гарифуллин, Андрей Карасев, Сергей Алеханов та булды.
Ярышлар ачылу тантанасы ахырында Дзюдо буенча ТР җыелма командасының баш тренеры Владимир Драчко истәлекле бүләкләр тапшырды. Дзюдо һәм самбо буенча халыкара класслы спорт мастеры Андрей Карасев ТР Дзюдо федерациясенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шушы көннәрдә дзюдо буенча Россия чемпионы исемен яулаган Россия һәм Татарстан җыелма командасы спортчысы Нияз Билалов ТР Дзюдо федерациясеннән кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
Ачылу тантанасыннан соң мавыктыргыч форматта дзюдо буенча «Татарстанның барлык йолдызлары» команда турниры ярышлары узды.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, истәлекле бүләкләр һәм «КАМАЗ» ААҖдан акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. «Татарстанның барлык йолдызлары» турнирының күчмә команда кубогын быел яшьләр командасы яулады. Шунысы кызыклы, турнир тарихында 15 тапкыр ветераннар командасы һәм 14 тапкыр яшьләр җыелма командасы җиңүче дип танылды.
Шулай ук «КАМАЗ» ААҖ призына 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча ХХXV шәхси-команда турнирында катнашучылар очрашты. Иртәгә көрәш 55, 60, 66, 73 кг һәм 73 кг артык авырлык категорияләрендә дәвам итәчәк. Ярышларның икенче көнендә шулай ук гомумкоманда зачетында җиңү өчен кубоклар һәм призлар уйнатылачак.
Исегезгә төшерәбез, «КАМАЗ призларына» дзюдо буенча Беренче бөтенсоюз турниры 1978 елда ук узды. Ул легендар тренер-камазчы Михаил Климов тарафыннан оештырылган иде. Унбиш ел дәвамында Яр Чаллы иң перспективалы Советлар Союзы дзюдочыларын җыйды. Турнирда бөтен унбиш Союз Республикасыннан килгән вәкилләр катнашкан еллар да булды. Турнирның дәрәҗәсе бик югары иде, ул илнең рәсми булмаган беренчелеге дип санала иде. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар