Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда халык санын алу башланды

Беренче тапкыр Бөтенроссия халык санын алу цифрлы форматта узачак: халык санын алучыларның кәгазь бланклар урынына махсус электрон анкеталар белән планшетлар булачак.

Уңайлы булсын, вакытны экономияләү һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы өчен 8 ноябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре сайтында мөстәкыйль рәвештә халык санын алуда катнашырга мөмкин булачак. Моның өчен Интернетка керү мөмкинлеге, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы стандарт яки расланган шәхси кабинет кирәк булачак.
«Электрон халык санын алу кәгазе, анкетаны тутыру уңайлы булсын өчен, Дәүләт хезмәтләре порталына махсус җайлаштырылган. Гади һәм аңлаешлы юл гамәлгә ашырылган, киңәшләр кулланыла. Порталда битне тутыру вакыты — 15-25 минут. Шунысы мөһим, исәпкә алу битенең караламасы һәр сорау саен саклана. Ягъни, кулланучы тәнәфес ясарга һәм анкетаны соңрак тутыруны төгәлләргә мөмкин», - дип сөйләде Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш министрлыгынының башлык урынбасары Олег Качанов.
Моннан тыш, теләге булган очракта гражданнар халык санын алу участокларына шәхсән килә алалар. Аларның урынын 8-800-707-20-20 кайнар телефон линиясе буенча шалтыратып белергә була. 
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Россиянең күпчелек өлешендә уза, ә ерак һәм кыен булган территорияләрдә халык санын алу 2021 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт хезмәтләре порталында 2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр электрон халык санын алу кәгазен тутырырга мөмкин.
Моңа кадәр Бөтенроссия халык санын алу 2010 елда узды. Бу вакыт эчендә илдә, Росстат мәгълүматларына караганда, 100 миллионга якын демографик вакыйга булган: туу, үлем, гаилә теркәү һәм аерылышу, яңа яшәү урынына күчү. Халык санын алу Россия җәмгыяте структурасы, милли составы, мәгарифе, торак шартлары һәм башка күп кенә характеристикалар турында иң актуаль һәм төгәл мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк. Бу ил һәм халык өчен мөһим булган карарларны унъеллыкка алга кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу