Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр

Бәйрәм намазында 5:00дән 6:00 сәгатькә кадәр шәһәрнең 15 мәчетендә 2200дән артык кеше катнашты.

Төп маршрутлар буенча халыкка уңайлы булсын өчен бу вакытка автобуслар җибәрелде. 
Эпидемологик вәзгыять аркасында күмәк намазлар урамда социаль дистанцияне үтәп уздырылды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов Чаллы халкы белән бергә “Нур-Ихлас” мәчетендә бәйрәм намазында катнаштылар. 
Бәйрәм намазыннан соң шәһәр башлыгы ритуаль корбан чалу урынына - Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты районына килде.
– Бәйрәм башланды, иртәдән мәчетләрдә намазлар укылды, вәгазьләр әйтелде, – диде шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәт хәзрәт Гайфуллин. – Иртәнге 6дан корбан чалу йоласы башланды. Монда Актанышның, Сарманның, Минзәләнең фермер хуҗалыкларыннан корбан бәрәннәре китерделәр. Әлбәттә, бөтен сарыклар иң баштан ветеринар тикшерүе уздылар. Монда һәркем үзенә хайван сайлый ала. Кешеләрне социаль дистанцияне үтәп кертәбез, барлык махсус чаралар үтәлә. Барлык хезмәтләр дә эшли. Процедураны кешеләр ислам кануннары нигезендә эшлиләр. Аннары итне я үз гаиләләренә, я балалар йортларына алалар, картлар йортларына бирәләр. 
Барлыгы мәйданчыкка 40 ит суючы килгән. Корбанлы терлекләрне Татарстанның 4 районыннан алып килделәр, барлыгы монда 1899 сарык иде. Чара үткәрелгәнче, Чаллыда Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан ритуаль корбан чалу урыны махсус тикшерелде.
Терлекләрне абзарга керткәнче ветеринария контроле аларның сәламәтлеге торышы турында белешмәләр барлыгын тикшерде. Бәйрәм үткәннән соң мәйданчык әйбәтләп төзекләндереләчәк. 
Корбан бәйрәмендә, гадәттәгечә, терлекләр итен өч өлешкә бүләләр: берсе, ким дигәндә, өчтән бере мохтаҗларга бирелә, икенчесе туганнарына һәм дусларына бүленә, өченчесе өйдә кала. Чаллыда бу традицияләрне хөрмәтлиләр. Әйтик, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән корбан ите өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына тапшырылган.

Фото: http://nabchelny.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай корбан