Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда коронавирус шартларында спортзаллар һәм бассейннар ничек эшләячәк

Татарстанда спорт үзәкләре, фитнес-заллар һәм йөзү бассейннары эшен рөхсәт иттеләр. Шуңа бәйле рәвештә Роспотребнадзор физик культура һәм спорт учреждениеләрендә эшне оештыру буенча киңәшләр бирде. Шулай итеп, яңа кагыйдәләр буенча, спортзалда бер спортчыга дүрт квадрат метрдан да ким булмаган мәйдан туры килергә тиеш

Спорт корылмаларын урнаштыру да 1,5 метрдан да ким булмаска тиеш. Бассейнда бер кешегә исәпләнгән мәйдан биш квадрат метр һәм йөзү юлында 10 кв метр булу зарур.

"Фитнес-клубларның йөзү бассейннарына килгәндә, гомуми методологик алым якынча бер үк. Барысы да биналарны, мәйданнарны генераль җыештыру белән башлана. Хезмәткәрләр өчен дә, килүчеләр өчен дә шартлар тудырылырга тиеш. Керү юлында 70 проценттан да ким булмаган этил спиртлы антисептик куелырга тиеш. Персонал битлек һәм перчаткаларда шөгыльләнү каралган. Социаль дистанцияне үтәү шулай ук саклана", - дип сөйләде Яр Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев.

Моннан тыш, хезмәткәрләргә эштә азык кабул итү тыела. Килүчеләргә шешәгә тутырылган судан тыш, эчемлекләр дә тәкъдим итәргә ярамый. Тренажер залларында битлек режимы кулланылмаячак. Бу интенсив спорт йөкләнеше булганда кислород ачлыгы килеп чыгуга бәйле.

Спорт залларында җилләтүне һәр ике сәгать саен яки һәр дәрестән соң үткәрергә кирәк. Спорт инвентаре дезинфекция чаралары белән эшкәртелергә тиеш. 

Спорт объектларына санитар куркынычсызлык таләпләрен бозган өчен штрафлар яный. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында штрафлар суммасы арткан. Хәзер бу гражданнарга – 15тән 40 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга-50дән 150 мең сумга кадәр, эшмәкәрләр өчен 50дән 150 мең сумга кадәр административ штраф салуга һәм суд карары буенча 90 тәүлеккә эшчәнлекне административ туктатып торуга китерә. Юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф, шулай ук суд карары буенча эшчәнлекне туктатып тору каралган.

"Үлемгә китергән яки кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хокук бозган өчен гражданнарга-150дән 300 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яки бер елдан  өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итү каралган. Юридик затсыз гына эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга 500 меңнән алып 1 млн сумга кадәр, эшчәнлекне административ туктатып тору белән бергә штаф каралган. Юридик затларга эшчәнлеген административ туктатып тору белән 500 меңнән алып 1 млн сумга кадәр штаф салынырга мөмкин", - дип хәбәр итте Илгизәр Бариев.

Әйтергә кирәк, пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 577 очрагы теркәлгән.

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев