Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда наркомания дәрәҗәсе кимү күзәтелә

Халыкара наркомания белән көрәш көнендә мэриядә экспертлар катнашында матбугат очрашуы булды.

Халыкара наркомания белән көрәш көнендә мэриядә экспертлар катнашында матбугат очрашуы булды. Бу тема буенча Яр Чаллы наркология диспансеры баш табибы урынбасары Әнисә Гаффарова һәм РФ Эчке эшләр министрлыгы Чаллы шәһәре буенча идарәсенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге өлкән оперуполномоченные Илгиз Богданов аңлатма бирделәр.

Илгиз Богданов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Чаллы полиция гарнизоны быел 146 наркоҗинаятьне ачыклаган, 100дән артык кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Наркотикларның законсыз әйләнешеннән 17,5 килограммнан артык төрле наркотик матдә алынган. Спикер сүзләренә караганда, наркопритон тотучыларга карата да билгеле бер эш алып барыла. "Наркопритон тотучы 30дан артык кеше исәптә тора. Быел без шундый затларга карата 2 җинаять эше кузгаттык инде. Административ законнарга килгәндә, безнең тарафтан 987 административ беркетмә төзелде", - дип ачыклык кертте Илгиз Богданов.

Яр Чаллы наркология диспансеры баш табибы урынбасары Әнисә Гаффарова сүзләренә караганда, бүген аларда 3 531 кеше исәптә тора, шуларның 1 882се наркомания белән авырый. Наркодиспансерда исәптә торучы затлар 10,2%ка кимегән. Шулай итеп, наркомания белән авыручылар да, наркотиклар кулланучылар саны да кими.

Наркология диспансеры белгече билгеләп үткәнчә, хәзер синтетик характерда наркотиклар киң таралган, алар, нигездә, тәмәке тарту ысулы белән кулланыла: "Әгәр элек кешенең наркотик куллану факты эчке инъекцияләр аша билгеләнсә, хәзер моны эшләү мөмкин түгел диярлек. Чөнки кулланучыларның 90 процентка якыны тәмәке тарту юлы белән организмга наркотиклар кертә"

Яр Чаллы наркология диспансерында 15 яшүсмер исәптә тора, шуларның 5се наркомания белән авыручы, 10сы эпизодик рәвештә кулланучылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, наркодиспансерда психоактив матдәләрне кулланучы авыруларга ярдәм системасы эшләнгән. Биредә профилактика, диагностика, дәвалау һәм реабилитацияне үз эченә алган махсуслаштырылган наркологик ярдәм күрсәтелә.

 

http://nabchelny.ru/news/37076

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X