Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Өлкән буын декадасы дәвам итә

Беренче октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Зур йөк автомобильләре җитештерү буенча дөньяда иң зур завод һәм яңа заманча шәһәр төзегән өлкән буынының хезмәт батырлыгы ил елъязмасына алтын хәрефләр белән язылып куелган һәм аларга бер көн түгел, ә тулы бер декада багышлана. Аларны Яр Чаллы һәм КАМАЗның беренче төзүчеләре дип яратып атыйлар.

Декада «Адымнар» полилингваль мәктәбендә оештырылды, анда шәһәрнең мәгариф системасы ветераннарын чакырдылар. Аларга уку йорты буенча экскурсия үткәрделәр, классларны, заманча җиһазларны күрсәттеләр һәм белем бирү процессының үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Соңыннан бәйрәм концерты оештырылды, тантанада Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.
"Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезне шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев исеменнән һәм үз исемемнән бәйрәм белән котлыйм. Кызганычка каршы, без билгеле бер чикләүләр белән очрашабыз. Әмма тормыш дәвам итә. Бүген без сезнең белән яңа мәктәптә кунакта. Быел шәһәрдә ике мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзелде. Бу яшь гаиләләр күп булган микрорайоннарда балаларны бакчага гына түгел, яслегә дә бирү мөмкинлеге бирә. Балаларыбызны шушындый матур мәктәпләрдә укыту мөмкинлеге бар. Без бүген Өлкән буын декадасын ачабыз. Без сезне, хөрмәтле ветераннар, тармакның искиткеч традицияләренә нигез салганыгыз өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерер өчен чакырдык, алар ярдәмендә Яр Чаллы мәгариф системасы ышанычлы нигезгә ия булды һәм бүгенге көндә дә Татарстан Республикасында гына түгел, Россия Федерациясендә дә иң яхшыларның берсе булып уңышлы үсеш ала. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне борчымасын, уңышлары һәм казанышлары белән куандырсын. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иң изге теләкләр телим", - диде ул.
Рөстәм Хуҗин шулай ук җыелучыларны Өлкән буын декадасы ачылуы белән котлады.
"Сезне өлкән буын көне белән котларга, иң изге теләкләребезне юлларга рөхсәт итегез. Барыннан да элек, сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм күңел күтәренкелеге телим. Һәр көнне елмаю белән каршы алу өчен, сезне көн саен нинди дә булса күңелле вакыйга яки күңелле яңалык сөендереп торсын", - дип теләде идарә башлыгы.
Әйтергә кирәк, өлкән буын хөрмәтенә Яр Чаллыда ел да зур бәйрәм чаралары үткәрелгән, әмма пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Быел бәйрәм шәһәр хуҗалыгы тармаклары, аерым хезмәт коллективларында, Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән таләпләрне үтәп, социаль дистанцияне саклап һәм шәхси саклану чараларын кулланып билгеләп үтелә.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр декадасы