Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда пляжларга техник тикшерү уздыру вакыты кичектерелә

25 майдан 29 майга кадәр планлаштырылган су коену сезонына әзерлек буенча пляжларга техник тикшерү уздыру санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы кичектерелә.

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ГИМС үзәгенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногуманов гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында хәбәр итте. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дәрәҗәсендә су коену сезоны вакыты турында мәсьәлә хәл ителә.

Ул Яр Чаллыда биш пляж теркәлүен, шулай ук бер җиһазландырылган ял итү урыны барлыгын билгеләп үтте: "Яр Чаллы шәһәре хакимияте ярдәме белән безнең шәһәр халкы өчен кыска гына вакыт эчендә Габдулла Тукай яр буендагы Мәләкәс елгасында ял итү урыны булдырылган, анда коткару посты урнаштырылган, су төбе водолазлар тарафыннан чистартылган һәм тикшерелгән, йөзү зонасы буйлап киртәләр билгеләнгән", – дип билгеләп үтте Әбүзәр Ногуманов.

 

 

 

Шул ук вакытта Чаллыда һәм Тукай районында Кама елгасы яры буенда халык күпләп ял итә торган санкцияләнмәгән урыннар бар. «Иң куркыныч урыннар – «Навигатор» көймә станциясе янындагы Кама елгасы һәм Мәләкәс елгасының Кыңгыраулы күпер яны, анда җәйге чорда сулык янында спиртлы эчемлекләр кулланучы ял итүчеләрнең күпләп җыелуы күзәтелә», - дип билгеләп үтте ул һәм шәһәр хакимиятеннән, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе белән берлектә, әлеге урыннарда патруль тору маршрутын эшләүне сорады.

 

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев