Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда подъездларны һәм лифтларны дезинфекцияләү эшен контрольдә тоту көчәйтелде

Башкарма комитет күпфатирлы йортларда подъездларны һәм лифтларны дезинфекцияләү буенча контрольне көчәйтте. Бу хакта бүген Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Ул шәһәр идарәче компанияләренең 23 җитәкчесе белән инфекциягә каршы чараларны оештыру буенча онлайн режимында киңәшмә уздырды. Илья Зуев лифтларны һәм баскыч мәйданчыкларын санитар эшкәртүгә аерым игътибар бирергә кушты, чаллылылардан сыйфатсыз дезинфекция турында мөрәҗәгатьләр килүен билгеләп үтте.

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору максатларында, шәһәр мэры Наил Мәһдиев күрсәтмәсе буенча, торак йортларны, тукталышларны, җир асты кичүләрен, юлларны, спорт мәйданчыкларын һәм башка объектларны санитар эшкәртү үткәрелә. 17 апрельдә "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" төркемендә "Подъездларны дезинфекцияләү" вкладкасы төзелде, анда чаллылылар үз заявкаларын калдыра, ә идарәче компанияләр эшләнелгән эш буенча фотоотчетлар җибәрә.

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев