Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда «Россия-наркотикларсыз территория»се җиңел атлетика ярышы узды

Татарстан территориясендә "Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы республика акциясе уза.

Татарстан территориясендә "Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы республика акциясе уза. Яр Чаллыда әлеге акция кысаларында күп кенә чаралар үткәрелде: гражданнарның күпләп тору урыннарын тикшерү буенча профилактик рейдлар, мәктәпләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм яшүсмерләрдә наркотикларга тискәре мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән лекцияләр белән чыгышлар.

"Радуга" сәламәтләндерү лагерендә наркоконтроль бүлеге полицейскийлары һәм Чаллының «ФОРПОСТ» яшьләр ирекле формированиесе әгъзалары Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган яшүсмерләр арасында ярышлар оештырдылар. 3 мең метр озынлыктагы җиңел атлетика йөгерешендә 80 кеше катнашты. Кросстан тыш башка ярышлар да үткәрелде: авыр йөк белән йөгерү, шәхси саклану чараларын кию, Калашников автоматын җыю һ. б.

Ярышлар тәмамланганнан соң мәктәп укучылары наркомания проблемасы буенча «түгәрәк өстәл» дә актив катнашты. Эт белән кинолог тыелган матдәләр белән серләр таба белүләрен күрсәтте. Барлык катнашучыларга да мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

 

 

http://nabchelny.ru/news/37080

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев