Яр Чаллыда Шамил Усманов урамында хәрәкәт чикләнәчәк
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Шамил Усманов урамында хәрәкәт чикләнәчәк

16 нчы июльдән 31 нче июльгә кадәр Шамил Усманов урамында, Халыклар дуслыгы проспектыннан Х.Туфан проспектына кадәр булган юл участогында транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү көтелә.

Хәрәкәтне чикләү юл өслеген ремонтлау эшләре белән бәйле. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ремонт «Яр Чаллы шәһәренең юл-урам челтәрен ремонтлау» программасы буенча башкарыла.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса

Нет комментариев