Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Шәһәр Советы утырышын үткәрү датасын билгеләделәр

Бүген Президиум III чакырылыш Шәһәр Советы депутатларының соңгы утырышын үткәрү датасын билгеләде. Ул 11 августта 14:00 сәгатьтә Башкарма комитетның 400 нче залында, санитар куркынычсызлыкның барлык нормаларын исәпкә алып үткәреләчәк.

Моннан тыш, парламентарийлар булачак утырышның көн тәртибенә 14 мәсьәлә кертте. Депутатлар бюджетның үзгәртелгән параметрларын раслаячак, кайбер норматив-хокукый актларны федераль законнарга туры китерәчәк һәм башка мөһим мәсьәләләрне караячак.

 

Шулай ук утырышта Татарстан тарихы һәм Яр Чаллы шәһәренең республика үсешенә керткән өлеше турында доклад тәкъдим ителәчәк. III чакырылыш Шәһәр Советы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясаячак.

 

 

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев