Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Шәһәр Советына депутатлар сайлау көнен билгеләделәр

Дүртенче чакырылыш Шәһәр Советы депутатларын сайлау 13 сентябрьгә планлаштырылган. Карар Шәһәр Советының XL утырышында кабул ителде, ул бу минутларда видеоконференцэлемтә режимында уза

Сайлаулар «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 елның 12 июнендәге 67 номерлы Федераль законның 10 нчы  маддәсе, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 6 маддәсендәге икенче өлеше, 105 маддәсендәге беренче өлеше, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставының 28 маддәсе нигезендә билгеләнә. "Гамәлдәге закон нигезендә, җирле үзидарә органнарына сайлауларда тавыш бирү көне – сентябрьнең икенче якшәмбесе, анда муниципаль берәмлек депутатлары вәкаләтләре вакыты чыга. Сайлау законнары таләпләре нигезендә, сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 90 һәм 80 көннән дә соңга калмыйча кабул ителә. Хөрмәтле коллегалар, тәкъдим ителгән карар проектын раславыгызны сорыйм, анда 2020 елның 13 сентябренә дүртенче чакырылыш Шәһәр Советына депутатлар сайлау датасын билгеләргә тәкъдим ителә", – диде Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева. 

13 сентябрьдә Татарстанда республика президентын сайлаулар узачак.

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев