Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда шәһәр территориясен чистарту һәм яшелләндерү буенча санитар-экологик айлык бара

Бүген Чаллыда, санитар-экологик айлык кысаларында, шәһәр территориясен чистарту һәм яшелләндерү буенча өмә үткәрелде, анда 260 оешмадан 3700 кеше катнашты.

 Бүген Чаллыда, санитар-экологик айлык кысаларында, шәһәр территориясен чистарту һәм яшелләндерү буенча өмә үткәрелде, анда 260 оешмадан 3700 кеше катнашты. Мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, идарәче компанияләр, оешма һәм предприятиеләр территорияләрне үсемлек калдыкларыннан һәм чүп-чардан чистарттылар. 68 гектарны чүп-чардан арындырдылар. 130 кубометр көнкүреш һәм үсемлек калдыклары җыеп чыгарылды. 16 нчы комплекста яшәүчеләр һәм «Центр 16» ТИҮ рәисе тарафыннан 16/01, 16/02, 16/17, 16/18 торак йортлар янында газоннар чистартылды. «43 комплекс» ТИҮ рәисе халык белән бергә 5 нче балалар поликлиникасы янындагы территорияне җыештырды. 36 нчы комплекста яшәүчеләр 36/5 торак йорт янында 7 миләш утырттылар. «Кама 38» ТИҮ активы һәм 38 нче комплекста яшәүчеләр  38/13/1 һәм 38/05 торак йортлары  янында 8 агач 61 куак утыртуда актив катнаштылар.

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38238

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев