Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда шәһәр Уставына кертелә торган үзгәрешләр турында фикер алышачаклар

«Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында» шәһәр Советы карары проекты буенча ачык тыңлаулар 3 июльдә 14:00 сәгатьтә шәһәр мэриясенең 400 залында узачак.

«Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында» шәһәр Советы карары проекты буенча ачык тыңлаулар 3 июльдә 14:00 сәгатьтә шәһәр мэриясенең 400 залында узачак.

2019 елның 23 маендагы 31/13 номерлы Шәһәр Советы карары белән шәһәр Уставына 12 үзгәреш кертү тәкъдим ителә. Үзгәрешләр проекты белән тулырак биредә танышырга мөмкин. Муниципалитет масштабында югары юридик көчкә ия булган документны актуальләштерү республика һәм федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле.

Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү өчен Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә гомуми утырышта шәһәр Советы Карары проектын раслаганнан соң юридик көчкә ия булалар.

 

http://nabchelny.ru/news/37091

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев