Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда “Сәламәт яшәүчеләр буыны” конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Сәламәт яшәү рәвешен саклауга юнәлдерелгән "Сәламәт яшәүчеләр буыны” конкурсының гаризалар кампаниясе башланды.

Конкурс «Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән иң яхшы стикерлар җыелмасы» (кимендә 5 стикер); «Наркотикларга ихтыяҗ кимүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән тышкы социаль рекламаның иң яхшы макеты»; «Наркотикларга каршы юнәлештәге һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иң яхшы буклет» дигән номинацияләр буенча үткәрелә.
Конкурсның бурычлары: җәмгыятьтә, шул исәптән яшьләр арасында, социаль һәм мәдәни үсеш нигезләре буларак, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, наркотикларга каршы юнәлештәге социаль реклама һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне гомумиләштерү һәм тарату.
Конкурста Яр Чаллы шәһәренең белем бирү оешмаларыннан "Сәламәт принцип" профилактик чаралар комплексы” проектында катнашучы командалар катнаша.

Катнашу өчен гариза белән эшләр mcnur@mail.ru электрон почта адресына 1 мартка кадәр кабул ителә. Сораулар һәм консультацияләрне түбәндәге телефоннар аша шалтыратып белергә була: 8 (8552) 39-67-99, 8 (960) 065-01-69. Иң яхшы эшләр Интернет челтәрендә урнаштырылачак. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 2019 елның мартында узачак.

 

http://nabchelny.ru/news/35335

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев