Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Студентлар һәм яшьләр арасында картинг буенча Бөтенроссия турниры узачак

21 сентябрь көнне О.Кухаренко исемендәге картодромда «КАМАЗ-мастер» командасы призына шәһәр студентлары арасында картинг буенча Бөтенроссия турниры узачак.

21 сентябрь көнне О.Кухаренко исемендәге картодромда «КАМАЗ-мастер» командасы призына шәһәр студентлары арасында картинг буенча Бөтенроссия турниры узачак. Ярышлар 09:30да башлана, керү ирекле.

Турнир шәхси зачетта, студентлар арасында, һәвәскәрләр категориясендә, «ХОББИ», «ХОНДА-270» класслы прокат карталарында үткәрелә. Яр Чаллы һәм Мәскәүдән барлыгы 18 студент катнашты.

Алар арасында:

1.  Кирилл Гарифуллин – «Станкин» МДТУ (Мәскәү шәһәре);

2.  Анатолий Мизюкаев – Н.Э. Бауман исемендәге МДТУ (Мәскәү шәһәре);

3.  Рифат Сафин – Л. Б. Васильев исемендәге КДАМТ;

4.  Айдар Әхтәмов – педагогия көллияте;

5.  Иван Шнырев – педагогия көллияте;

6.  Айнур Ганиев – В.Г. Тимирясов исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалы; 

7.  Данил Исламов – В.Г. Тимирясов исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалы «Нур» яшьләр үзәге;

8.  Александр Нужин – КФУның Яр Чаллы институты;

9.  Кәрим Кадыйров-КФУның Яр Чаллы институты;

10.Илнар Сафин – КФУның Чаллы институты;

11.Евгений Коренчук - КНИТУ-КАИ Яр Чаллы филиалы;

12. Линар Фазлуллин - КНИТУ-КАИ Яр Чаллы филиалы;

13. Исмәгыйл Сафин-Яр Чаллы технология техникумы;

14. Алмаз Әхкиямов – Яр Чаллы технология техникумы;

15. Кәрим Нәбиуллин – Яр Чаллы технология техникумы;

16.Вячеслав Хачатуров – Яр Чаллы ТИСБИ;

17.Айнур Кашапов – Яр Чаллы ТИСБИ;

18.Риназ Асылхуҗин – В.Д. Поташов исемендәге Техник көллият. 

Ярышларда җиңүчеләргә дипломнар һәм «КАМАЗ-мастер» командасыннан призлар тапшырылачак. Моннан тыш, тамашачылар лотереяда катнаша һәм бүләкләр ала алачак, шулай ук оештыручылардан махсус бүләк алачак иң яхшы ярдәм төркеме дә ачыкланачак.

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев