Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

Комсомол районында сугышчы-интернационалистларга куелган стелага совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулу уңаеннан чәчәкләр салынды.

Чарада Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары иҗтимагый оешмасының Чаллы территориаль бүлекчәсе рәисе Эдуард Фоминых, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, «Расстал» ЯАҖ генераль директоры урынбасары Василий Соколов, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Владимир Шмелев, запастагы моряклар оешмасы советы рәисе Әмир Гайнуллин, 20 нче урта мәктәп вәкиле катнашты.

 

Катнашучылар Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм сугышчы-интернационалистларга куелган стелага чәчәкләр салдылар. Тантана барышында традиция буенча Әфганстанда һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган сугышчыларның фамилияләре яңгырады. 

 

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев