Шəhри Чаллы

Яр Чаллыда “Татар радиосы”бәйрәм концерты оештыра

Киләсе атнада, 9 августта, Яр Чаллыда “Татар Радиосы” радиостанцияләр челтәре туган көне уңаеннан саф һавада бәйрәм концерты уза.

Бер сәхнәдә татар эстрадасының танылган җырчылары:  Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Иркә, Илдар Әхмәтов, Рамил Галимҗанов, Ильмира Нәгыймова, Рамил Айметдинов, Чәчкә, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шәриф, Айгөл Рәхимова, Илшат Хәмәдиев һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Чаллылыларны күпләр яратып өлгергән җәйге эстрада җырлары тыңларга, күңелле конкурсларда бүләкләр отарга көтеп калалар. Бәйрәм 18:00 сәгатьтә Җиңү паркында уза. Керү бушлай. Чараның партнерлары – “Агат” заманча сатып алу үзәге, “Кузкәй”  автомобиль ягулык салу станцияләре һәм Кама Коммерция банкы.

 

http://nabchelny.ru/news/33083

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: