Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Түбән Кама ГЭСының 40 еллыгы уңаеннан стела ачтылар

Бүген Яр Чаллыда предприятиенең 40 еллыгы уңаеннан Түбән Кама ГЭСы стеласын тантаналы рәвештә ачтылар.

Бүген Яр Чаллыда предприятиенең 40 еллыгы уңаеннан Түбән Кама ГЭСы стеласын тантаналы рәвештә ачтылар. Скульптур композиция ГЭС бистәсендә, Гидротөзүчеләр урамы һәм Хөсәен Ямашев бульвары киселешендә урнаштырылды. Истәлекле монументны ачу тантанасына Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Тантаналы чарада шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Татэнерго» генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, автокала энергетика тармагы ветераннары катнашты.

«Бүген без республикабызның һәм илебезнең икътисадый куәтен булдырган кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт күрсәтергә җыелдык. Түбән Кама ГЭСы кебек энергетика объектлары булмаса, КАМАЗ, Түбән Кама нефтехим һәм башка предприятиеләр барлыкка килә алмас иде. Хәзер боларның барысын да булдырган кешеләрнең исемнәре мәңгеләштерелгән. Мин  стела ачылышы инициаторларына рәхмәт әйтәсем килә, чөнки үсеп килүче буын боларның барысын да белсен өчен, безгә шундый тарихи мизгелләрне теркәү бик мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Стела Түбән Кама гидроузелын төзүдә катнашкан гидроэнергетиклар, монтажчылар, көйләүчеләр, төзүчеләр исемнәрен мәңгеләштерде. Мемориаль стендларда Түбән Кама ГЭСын проектлаучыларның, эшләтеп җибәрүчеләрнең фамилияләре «Алар киләчәк буыннарның рәхмәтле хәтеренә лаек» дип язылган мемориаль стендларда чагылдырылган. 

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, җыелучылар алдында чыгыш ясап, төзүчеләргә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде: «Шәһәр тормышы икътисадтан, бюджеттан, юллар төзүдән генә түгел, ул безне гомеребез буе әйдәп баручы мөһим символлардан да тора. Үткәнен хәтерләмәгән кешенең киләчәге юк. Чаллы шәһәре бүген дә ныклы адымнар белән алга атлый, үткәннәрен хәтерли һәм киләчәккә ышаныч белән карый», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Түбән Кама ГЭСын эксплуатациягә кертүгә катнашы булган чаллылыларны шулай ук «Камгэсэнергострой» ветераннар советы әгъзасы Алексей Быкадоров та котлады. Ул гидроэлектростанцияне төзү 23 ел дәвам итте, ә аның хезмәт итү срогы 1000 елга исәпләнгән, дип сөйләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 40 ел эчендә станция 60 млрд киловатт сәгатьтән артык электр энергиясе эшләп чыгарган.

"Түбән Кама ГЭСы стеласы" монументының биеклеге 10,5 метр тәшкил итә.

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе Радик Габдрахмановка фотолар өчен рәхмәт белдерә.

 

http://nabchelny.ru/news/37092

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев