Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда ТКХ өлкәсендә яшь хезмәткәрләр үз проектларын тәкъдим иттеләр

Алты перспектив катнашучы «ТКХның иң яхшы яшь хезмәткәре» бәйгесендә торак-коммуналь хуҗалыгын яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим итте.

Алты перспектив катнашучы «ТКХның иң яхшы яшь хезмәткәре» бәйгесендә торак-коммуналь хуҗалыгын яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим итте. Әлеге өлкәдә талантлы белгечләрне ачыклау буенча чара Яр Чаллыда бишенче ел рәттән уздырыла. Җиңү өчен автокала һәм Алабуганың идарә компанияләреннән 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган яшь белгечләр көрәште.

Катнашу өчен «Жилкомсервис» коммуналь оешмасыннан берьюлы дүрт хезмәткәр гариза биргән. Александр Шуралев идарәче компания эшендә видеоэлемтә һәм пилотсыз очу аппараты кебек заманча техник чараларны куллану проектын тәкъдим итте. Квадрокоптер торак йортларның түбәләрен тикшерәчәк, ә видеоэлемтә керергә авыр булган урынарга мобиль камера аша онлайн-трансляция тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. «Жилкомсервис» компаниясенең чираттагы вәкиле - Иван Кислов жюри игътибарына санкцияләнмәгән белдерүләргә каршы көрәш идеясен тәкъдим итте. Әлеге компаниянең өченче хезмәткәре Ринат Ишморатов «технологик карталар» куллану турында сөйләде, ул эш вакытын һәм куелган бурычларны планлаштыру һәм аңа киткән чыгымнарны янга калдырырга мөмкинлек бирә. ГЭС бистәсенең 7 комплексында яшәүчеләр өчен скверны төзекләндерү проекты белән Екатерина Каретникова чыгыш ясады. 

Алабуга шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш департаментыннан конкурста катнашучы Алинә Газина тукталыш павильонында кояш батареяларын кулланып автоном яктыртуны гамәлгә кертү турында сөйләде. "Паритет" идарәче компаниясеннән инженер Алия Бикова авария-диспетчерлык хезмәтен модернизацияләү проектын яклады. Шулай итеп, идарәче оешма халыктан гаризалар җыю өчен махсус кушымта башлап җибәрде. Тәҗрибә нәтиҗәсендә шалтыратулар кабул итүче диспетчерлар штатын оптимальләштерүгә ирешелде.

Жюри алдагы критерийлар буенча проектларны бәяләде: социаль әһәмияткә ия, инновационлык һәм профессиональлек. «Торак фонд белән идарә итү» номинациясендә Ренат Ишморатов өченче урынны алды, икенче урында – Алия Бикова, беренче урынга Екатерина Каретникова лаек булды. «ТКХ системасын модернизацияләү буенча иң яхшы проект» номинациясендә Иван Кислов икенче, Александр Шуралев беренче урынны яулады. "Коммуналь хуҗалык» номинациясендә Алинә Газина җиңеп чыкты.

 

http://nabchelny.ru/news/36976

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев