Яр Чаллыда төнлә бер автомобиль янган
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда төнлә бер автомобиль янган

Машина - Актаныш районыннан.

Кичә 21.15 сәгатьтә ут "Лада Приора" автомобилен колачлап ала. Ул "Поликлиника" һәм "Мәдәният паркы" тукталышлары арасында туктаган була. 2008 елгы машина Татарстанның Актаныш районы 32 яшьлек хатын-кызныкы була.
Беренчел версия буенча, янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан. Зыян суммасы билгеләнә, автомобиль тулысынча янып беткән, диелә "Челнинские известия" газетасы сайтында. 


01 янгын ут мчс коткару

Нет комментариев