Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда «Торак һәм кредитлар» ярминкәсе узачак

10 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Торак һәм кредитлар» гомумшәһәр ярминкәсе узачак.

 Бу хакта матбугат конференциясендә Чаллы һәм Кама аръягы Сәүдә-сәнәгать палатасының финанс комитеты рәисе Венера Иванова хәбәр итте. Әлеге чарадан «ВКонтакте» Шәһәр администрациясе төркемендә турыдан-туры трансляция алып барылды.

Чаллылылар фатир сатып алу, ипотеканы рәсмиләштерү, салым исәпләрен ясау, ана капиталы акчаларын дөрес куллану һәм башка бик күп мәсьәләләр буенча грамоталы консультация ала алачак. Халыкның сорауларына тугыз банк, дүрт төзелеш компаниясе, ипотека торагын кредитлау агентлыгы, салым хезмәте, Пенсия фонды, иминият агентлыгы, ТР Риэлторлар гильдиясе вәкилләре, КФҮ белгечләре җавап бирәчәк. Белгечләрдән ипотека кредиты буенча гына түгел, кулланучылар кредиты буенча да консультация алырга мөмкин булачак. Чаллыда мондый ярминкә алтынчы тапкыр уза. 
Элегрәк ул «Ипотека көне» дип аталган иде. Чараны үткәрү инициативасын шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәхсән үзе хуплады. Венера Иванова билгеләп үткәнчә, күп балалы ата-аналар да үз сорауларын бирә алачак: «Җир алган күп балалы гаиләләр бүгенге көндә аларны кулланмыйлар. Төзелеш бик кыйммәткә төшә, диләр. Мондый очракларны анализларга кирәк. Бездә 2-3 млн сумлык шәхси йортлар төзи торган компанияләр бар. Күп балалы гаиләләр ассоциациясе сораулары булган һәр гаиләгә консультация бирәчәк. Безнең чараның форматы бер урында күп сорауларга җавап алу мөмкинлеге белән уңайлы».
Өлешләп төзү буенча торак сатып алырга җыенучы чаллылылар өчен дә әлеге чарада катнашу файдалы булачак. «2019 елның 1 июленнән төзелеш компанияләренә фатир өчен акча күчерүне турыдан-туры тыя торган закон үз көченә керә. Яңа төзелешләрдә, фатир сатып алу буенча өлешчеләрнең акчаларын саклау өчен банкларда аерым счетлар ачылачак. Бу закон эшли башлагач, торакның квадрат метры бәясе артачак», – дип аңлатты Чаллы һәм Кама аръягы Сәүдә-сәнәгать палатасының финанс комитеты рәисе Венера Иванова. Чарада беренче тапкыр призлар уйнату булачак, анда ярминкәдә консультация алган һәркем катнаша ала. Призлар арасында ипотека кредиты буенча ставкаларны киметүгә сертификат, йорт өчен товарлар сатып алуга төрле сертификатлар, көнкүреш техникасы бар.

 

http://nabchelny.ru/news/34323

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев