Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда төзүчеләр Көне: бәйрәм программасы

10 августта Яр Чаллыда Төзүчеләр көнен билгеләп үтәчәкләр. 16:00 сәгатьтә чаллылыларны Яр буе паркы мәйданында концерт программасы көтә.

10 августта Яр Чаллыда Төзүчеләр көнен билгеләп үтәчәкләр. 16:00 сәгатьтә чаллылыларны Яр буе паркы мәйданында концерт программасы көтә. Чара кысаларында шәһәр тарихы турында фотокүргәзмә оештырылачак. Мәйданның төп сәхнәсендә беренче төзүчеләрне, шулай ук шәһәрнең югары казанышларга ирешкән иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләячәкләр. Кунакларны искиткеч фаер-шоу белән татар эстрадасы артистлары чыгышы көтә. Бәйрәмнең төп кунаклары «Хор Турецкого» төркеме һәм хип-хоп башкаручы Feduk булачак. Кичә «Европа +» радиостанциясеннән дискотека белән дәвам итәчәк һәм зур салют белән 22:00 сәгатьтә тәмамланачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел Төзүчеләр көнен бәйрәм итү шәһәрнең барлык мәйданчыкларында да узачак. 13:00 сәгатьтә ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында, Габдулла Тукай яр буенда, «Җиңү» паркында, "Энтузиастлар" бульварында концерт программалары старт ала. «Азатлык» мәйданында 13:00 сәгатьтә интерактив мәйданчыклар эшли башлаячак. «Гренада» паркында 11:00 сәгатьтә «КАМАЗ» стадионында төзелеш тармагы һәм «КАМАЗ» ААҖ хезмәткәрләре арасында иптәшләрчә матч, шулай ук балалар футбол турниры узачак. 16:00 сәгатьтә "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы мәйданда Е. Н.Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Шәһәр көненә багышланган истәлекле чаралар шулай ук Креселидзе бульварында оештырылачак (11:00).

 

http://nabchelny.ru/news/37405

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев