Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

Яр Чаллыда төзелеш комплексы вәкилләрен бүләкләделәр. Тантаналар сараенда Татарстан Республикасының төзелеш тармагының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Төзелеш тармагы хезмәткәрләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котладылар һәм алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.

«Бу бәйрәм быел Татарстан төзүчеләре өчен үзенчәлекле. Республиканың төзелеш тармагы бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Бу вакыт эчендә йөзләгән, меңләгән объект безнең күпмилләтле Республикабызда төзелде, шул исәптән төзүчеләр ярдәме белән, бүген Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең икътисади яктан нык һәм динамик үсештәге регионнарының берсе һәм, һичшиксез, Татарстанның бу куәтенә Чаллы төзүчеләре зур өлеш кертте.
Төзелеш тармагы, энергетика һәм автомобиль төзелеше белән беррәттән, иң алдынгы урында. Башта Чаллы җирендә төзүчеләр, аннары гидростроительләр, соңыннан автомобиль төзүчеләр барлыкка килде. Бу елларда булдырылган җирлек «КАМАЗ»га да, халык хуҗалыгының башка тармакларына да аякларында ышанычлы басып торырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.
«Төзелеш тармагын сайлаган кадерле якташлар, мин сезне чын күңелдән якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Ходай җирне барлыкка китергән, ә калганын төзүчеләр ясап бетергәннәр. Бу сүзләрне мин гаиләмдә балачактан ишеттем, минем ата-анам да төзүчеләр. Хәтта яңа елны да каршыламыйлар иде, чөнки төзелештә булдылар.
Төзүчеләр - кешеләрне юллар ярдәмендә тоташтыралар, торбаүткәргечләр салалар һәм тормышыбызны матурайталар. Төзүче һөнәре - табиб һәм укытучы һөнәре белән беррәттән, Җирдәге иң төп һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаганыгыз һәм гомерегез буена аңа тугры калуыгыз өчен рәхмәт», – диде Әлфия Когогина.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты белән «Евростиль» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эшләр җитештерүчесе Айрат Җиһаншин, «Каммонтажстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 5 разрядлы электр-газ белән эретеп ябыштыручы Эмир Юлдашев бүләкләнде. «КамТисиз»ның генераль директоры Гыймран Әхмәтҗанов, «СтройТраст» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш инженеры Юрий Джиоев, «Профит» Компанияләр төркеменең генераль директоры Марсель Мингалимов Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнделәр.
«Аква-Регион» генераль директоры Евгений Вайнерга, «Домкор Индустрия» әйдәп баручы инженеры Татьяна Сазоновага, «Строй-Технология» җитештерү буенча генераль директор урынбасары Владимир Худяковка «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исеме бирелде.
«КамТисиз»ның баш хисапчысы Рамилә Исламова, «Домкор Строй» участогы башлыгы Айрат Кулеев Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
«Домкор Проект»ның баш инженеры Резидә Джафарова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы белән «Камстрой-НЧ»ның 5 разрядлы ташчысы Анатолий Акатьев бүләкләнде,
«СтройТраст» компаниясенең 5 разрядлы монтажчысы Әхнәф Әхәтов, «Комфортное жилье» оешмасының 5 разрядлы ташчысы Радик Әхмәтшин, «Камгэсэнергострой»ның бүлек башлыгы Рафик Бигиев, шәһәр Башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе башлыгы Айрат Ганиев, «Волгопромстрой» директоры урынбасары Айрат Нуркаев, «Челнымонтажавтоматика»ның 6 разрядлы слесаре Илһам Хөҗәтов, «ВолгоПромПроект» идарәчесе Тимур Шәйдуллин, «Стройтехком холдинг»ның эшләр башкаручысы Руслан Яппаров.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән «КамТисиз»нең бораулау җайланмасы машинисты Сергей Калинин бүләкләнде.

Яр Чаллы шәһәре мэрының Мактау грамотасы белән «Домкор Индустрия» электромеханигы Кәшиф Шәрипов, Чаллы суднолар йөртү компаниясе операторы Вячеслав Шлыков бүләкләнде.
Яр Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хаты белән «СтройТраст» компаниясенең төзелеш һәм монтаж эшләре мастеры Валерий Каплин, «КамТисиз»нең өлкән лаборанты Илмира Нәсретдинова, «Татэлектромонтаж»ның 5 разрядлы электромонтажнигы Евгений Прокопьев, «Евростиль» компаниясе балта остасы Алексей Рузняев, «Татэлектромонтаж»ның 5 разрядлы маляры Галина Сафина, «Нижнекамскгэсстрой» җитештерү кооперативының эшләр башкаручысы Алексей Чурбанов бүләкләнде.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү