Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Универсаль педагогик компетенцияләр технопаркын төзүгә керештеләр

Декабрь аенда Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Универсаль педагогик компетенцияләр технопаркы ачылачак. Аны төзүгә вуз «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында федераль бюджеттан финанслау алды. Бу максатларга вузга 120 млн сум бүлеп бирелгән.

Универсаль педагогик компетенцияләр технопаркы ул - интеллектуаль дисциплинаара белем бирү мохите, заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, педагогик проектлау һәм студентлар коллаборациясе өчен билгеләнгән, лаборатор уку пространствосы.

Проект универсаль педагогик компетенцияләр технопаркын төзүне үз эченә ала, анда укыту-тәҗрибә лабораторияләре, проект остаханәләре, конференц-зал һәм фәнни тикшеренүләр уткәрү өчен лекторий, генетика, биотехнология, рентгенография, сәламәтлек культурасы һәм физиология, фундаменталь физика, аналитик химия, энергетиканың альтернатив төрләре, робототехника системалары булдыру, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык проектларын программалаштыру һәм эшләү кебек юнәлешләр буенча белем бирү чараларын уздыру өчен аудиторияләр урнашачак.

"Әлеге җиһазлар комплексы Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының белем бирү процессында кулланыла торган укыту үзәге булдырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук студентларда һәм шәһәр мәктәпләре укытучыларында дисциплинарара белемнәрне үстереләчәк, шул рәвешле мәктәп укучыларының проект эшчәнлеге үсеш алачак. Без 42, 56 нчы мәктәпләр базасында ачылган психологик-педагогик сыйныфлар белән эшләүгә зур игътибар бирәчәкбез. Без Түбән Кама белән шундый сыйныфлар булдыру буенча хезмәттәшлек итәбез, бүгенге көндә 1 нче гимназиядә һәм 16 нчы мәктәптә психологик-педагогик класслар бар. Минем уйлавымча, технопарк Кама аръягы төбәгенең укучылар һәм укытучылар белемнәрен киңәйтү мөмкинлеге тәкъдим итә торган үзәге булачак", - дип сөйләде Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова.
Мондый масштаблы проектны гамәлгә ашыру өчен югары уку йорты җитәкчелеге Россия Мәгариф министрлыгында университетның матди-техник базасын комплекслы модернизацияләү проектын уңышлы яклады.
Технопарк педагогика университетының төп бинасында аерым керү юлы белән урнашачак.
Технопарк ачылышына әзерлек кысаларында университет җитәкчелеге югары уку йорты укытучылары өчен укулар һәм квалификация күтәрү курслары үткәрә. Укулар Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү дәүләт педагогика университеты, Ушинский исемендәге Ярославль дәүләт педагогика университеты,Минин исемендәге Түбән Новгород дәүләт педагогика университеты базаларында узачак. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш

2
X