Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Яр Чаллыда велоспорт буенча ярышлар 200дән артык спортчыны җыйды

    Яр Чаллыда шосседа велоспорт буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

    Яр Чаллыда шосседа велоспорт буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Россиянең якын-тирә төбәкләреннән 200дән артык спортчы катнашты. Ярышларның икенче көне кысаларында Хәсән Туфан проспектында Россиянең танылган велоузышчысы, «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Илнур Закарин Кубогына узышлар узды.

    Кызлар арасында Элина Мөхәммәтшина (Әлмәт) җиңү яулады, егетләр арасында Вадим Наговицын (Ижевск) җиңүче булды.

    Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, грамоталар, шулай ук Илнур Закариннан махсус бүләкләр тапшырылды.

     

     

     

    http://nabchelny.ru/news/37327

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: