Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда волейбол федерациясе төзелде

Яр Чаллыда «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең волейбол федерациясе» җирле иҗтимагый оешмасы төзелде.

Попечительләр советы рәисе итеп «Союз-Регион» компанияләр төркеме генераль директоры Андрей Ляпунов, федерация рәисе итеп Игорь Чернышов билгеләнде.
Исегезгә төшерик, алдарак волейбол җәмәгатьчелеге, Яр Чаллы шәһәре волейбол активистлары һәм ветераннары инициативасы белән шәһәр һәм республика структуралары ярдәмендә волейбол федерациясен төзү һәм теркәү буенча оештыру җыелышы узган иде. Кичә федерация Юстиция министрлыгыннан барлык оештыру документларын алды.
Иҗтимагый совет структурасында  -балалар, ирләр, хатын-кызлар, студентлар, пляж, ветераннар волейболы һәм судьялар комитеты.
Бүген Федерация алдына массакүләм, һәвәскәр, профессиональ юнәлешне үстерү, судьялар һәм тренерлар составына ярдәм итү, мәгълүмати эш, киләчәктә универсаль-тамаша волейбол үзәге булдыру буенча бурычлар куелды.
Игорь Чернышов әйтүенчә, эш физик культура һәм спорт идарәсе һәм башка структуралар белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылачак. Якын планнарда - шәһәр студентлар советы белән студентлар волейбол лигасын булдыру һәм егетләр-кызлар арасында әйләнмәле система буенча турнир үткәрү.
Белешмәләр һәм тәкъдимнәр өчен телефон: 8-962-576-55-81.

 

http://nabchelny.ru/news/35638

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев