Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс арьягы ата-аналары өчен куанычлы хәбәр

Чаллыда «Демография» милли проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов хәбәр итте.

Заманча балалар бакчасы Замелекесьяның 25нче микрорайонында урнашкан. Ул 220 балага исәпләнгән. Ике катлы мәктәпкәчә учреждениенең гомуми мәйданы 3525,4 кв. метр тәшкил итә. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә.

 

Проект буенча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет  һ.б бар. Шулай ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар, методик кабинет, шәфкать туташы кабинеты, психолог һәм логопед кабинетлары җиһазландырылган. Якын-тирәдә күләгә өемнәре белән йөрү мәйданчыклары, физкультура мәйданчыгы булдырылган. Төзекләндерү кысаларында агачлар һәм куаклар утыртылды, газон куелды.

Быел Чаллыда тагын ике балалар бакчасын тапшыру планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев