Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Яр Чаллыда Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек бара

    Комсомол районында Яңа ел чыршыларын монтажлау төгәлләнеп килә.

     Районның төп өч чыршысы уенчыклар һәм ут-иллюминацияләр белән бизәлә. Бәйрәм мәйданчыкларында хайваннарның яктыртыла торган элементлары һәм фигуралары барлыкка киләчәк. Инде декабрь башында ук мәйданчыкларда бәйрәм утлары балкыячак.

    Шулай ук мәйданчыкларда тюбингларда шуу өчен таучыклар, боз лабиринтлары барлыкка киләчәк. Район хакимияте район мәгариф учреждениелере арасында кар сыннары конкурсы оештырды. Аларның иң яхшылары төп бәйрәм мәйданчыкларында тәкъдим ителәчәк.

     

    Микрорайоннарда чыршылар урнаштыру буенча да эш алып барыла. ТИҮ рәисләре ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары ярдәме белән Комсомол районында яшәүчеләр өчен бәйрәм чаралары әзерлиләр.

     

     

     

     

    http://nabchelny.ru/news/38849

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: