Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда яңа тәртип буенча онлайн-кассаларны теркәүне дәвам итәләр

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль салым хезмәте инспекциясе  2019 елның 1 июленнән онлайн-кассаларны куллану бгамәлгә керүе турында искәртә.

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль салым хезмәте инспекциясе  2019 елның 1 июленнән онлайн-кассаларны куллану бгамәлгә керүе турында искәртә.

Шул уңайдан эшмәкәрләр өчен атна саен дүшәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 10:00 сәгатьтә салым инспекциясендә (Тынычлык проспекты, 21 йорт, 3 кат, актлар залы) оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «ККТсын куллануның яңа тәртибе» темасына ачык дәресләр үткәрелә. Чара турында тулырак мәгълүматны 30-46-03, 30-44-80, 30-45-83 телефоннары аша алырга була.

Шулай ук контроль-касса техникасының яңа тәртибе буенча сораулар туган очракта Россия Федерациясенең һәр субъектында төзелгән Россия Федераль салым хезмәтенең оператив штабларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Оператив штабларның элемтә өчен мәгълүматлары Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында https://kkt-online.nalog.ru «Россия Федераль салым хезмәтенең оператив штаблары» бүлегендә урнаштырылган. 

 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 19 июньгә Яр Чаллы шәһәрендә 4 335 эшмәкәрнең 1 060ы (24.5 %) яңа тәртип буенча онлайн-кассаларын теркәгән.

 

http://nabchelny.ru/news/36988

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев