Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазыйфасына ачык конкурс игълан ителәчәк

Яр Чаллыда Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазыйфасына ачык конкурс игълан ителәчәк. Бу хакта очрашуда ТРның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев килеште.

Исегезгә төшерәбез, кичә министр Чаллыга эш визиты белән килде. Ул «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәгендә капиталь ремонт барышы белән танышты.

"Бу республиканың яшьләр сәясәте масштабында мөһим вазыйфа, кызыклы эш юнәлеше һәм үз-үзеңне күрсәтү генә түгел, Чаллыда яшьләр өчен әһәмиятле проектлар булдыру да бик шәп мөмкинлек. Тиздән конкурста катнашу шартлары һәм нечкәлекләре турында сөйләячәкбез, иң талантлы һәм битараф булмаган кешеләрне көтәбез!"- дип язган үзенең Instagramында Дамир Фәттахов.
Ул хәбәр иткәнчә, шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яр Чаллыда республиканың Яшьләр парламенты моделе буенча яшьләр парламенты булдыру тәкъдимен хуплады. Сайлаулар булачак, яшьләр парламентта үз мәнфәгатьләрен яклаучыларны үзе сайлый алачак.

Моннан тыш, Чаллы мэры исеменнән яшьләр өчен ел саен үткәрелә торган грантлар конкурсы үткәрү турында карар кабул ителде: "Без Чаллыда талантлы, креатив һәм актив яшьләр күп булуын беләбез. Мэрның мондый ярдәме аларга үзләрен тулысынча тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Чаллы яшьләрен котлыйм!",- диелә министр хәбәрендә.

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев