Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыдагы БСМП табибы пациентның кулын ампутациядән коткарып калган

Уникаль операцияне кан тамырлары хирургы Мансур Потеев үткәргән.

Яр Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе табиблары пациентның кулын ампутациядән коткарган. Уникаль операцияне кан тамырлары хирургы Мансур Потеев үткәргән.
6 август кичендә медучреждениегә Виталий Дуров дигән кеше мөрәҗәгать итә, аның уң кулы яраланган була. Җәрәхәт җитди булган, аның җилкә артериясе эшләмәгән. Пациентның кулы зәңгәрләнә үк башлаган, барысы да гангрена һәм ампутация белән тәмамланырга мөмкин булган.
Ул кичне дежурствода табиб Мансур Потеев булган һәм ул кичекмәстән Дуровка операция ясарга карар кылган. Канны торгызу өчен артериянең зарарланган өлешен алмаштырырга кирәк икәнлеге ачыкланган. Шул максат белән белгеч пациент аягыннан өске венаны алган һәм аны "протез" сыйфатында файдаланган. Операция ике сәгать дәвам иткән һәм нәтиҗәдә уңышлы  гына тәмамланган.
Пациентны операциядән соң биш көн узгач чыгаралар, аның кәефе яхшы.

Фото: https://chelny-izvest.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина